Бүген Теләче авылында яшәүче Мансур Минзарипович Газизов үзенең юбилеен билгеләп уза
Хөрмәтле Мансур Минзарипович! Сезне туган көнегез - 80 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сез бүгенге гомер бәйрәмегезгә олы тормыш һәм мактаулы хезмәт юлы узып килдегез. Бу еллар эчендә районыбызда бара торган уңай үзгәрешләр, иҗтимагый – сәяси вакыйгалар агышына үз көчегезне кертүче, эш белән кайнаучы чын хезмәт кешесе булдыгыз. Җаваплы вазыйфаларда, хезмәтегезне үзегезгә генә хас бирелгәнлек белән, эшегездән ямь һәм тәм табып башкардыгыз. Сезнең кебек өлкәннәребез - җәмгыятебезнең алтын фонды. Һөнәри осталык, ныклы ихтыяр көче һәм гаделлек, туган җирне, монда яшәүче кешеләрне ярату – Сезне нәкъ менә шушы сыйфатлар бизи.
Мансур Минзарипович! Алдагы тормышыгызда да якыннарыгыз һәм дусларыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын!
Нет комментариев