Кадерле Әниебез! Сине чын күңелебездән 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.
Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Әти белән иңне-иңгә куеп, балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Җирдә кояш нуры балкыгандай Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң-изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фирдүс, кызларың - Гөлфинә, Рәфинә, Фирсинә, кияүләрең - Фәнис, Илмир, Радик, оныкларың - Ясминә, Гүзәл, Раяна, Зәйнәп, Риана.
Нет комментариев