Күкчә авылында яшәүче әниебез Җамалетдинова Гөлсинә Әнвәр кызының 70 яшьлек юбилее
Поздравления

Күкчә авылында яшәүче әниебез Җамалетдинова Гөлсинә Әнвәр кызының 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Аллаһ Тәгалә сине сәламәтлектән аермыйча, без-балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын озак гомер кичерергә язсын. Син-безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез, һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.

Туган көнең белән котлап,

Җыелабыз синең яныңа.

Без бәхетле туган йортыбызда,

Көтеп торган Әни барында.

Син булганда безнең тормыш матур,

Син бит безгә олы бер терәк.

Матур яшә, берүк исән-сау бул,

Син бит, Әни, безгә бик кирәк.

Ин изге теләктә калучы балаларың: Айгөл-Данил, Наилә-Артур, Фәридә-Алмаз, Резедә, Илшат-Гөлназ һәм 9 оныгың. Безнең теләкләргә әти дә кушыла.

Нет комментариев