«Зәкят» фонды мохтаҗ гаиләләргә  яшелчә тапшырды
В республике

«Зәкят» фонды мохтаҗ гаиләләргә яшелчә тапшырды

Ярдәм аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, шулай ук ялгыз пенсионерларга каралган.

«Зәкят» фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов сүзләренә караганда, кампания башланганнан бирле 350 гаилә 17 тоннага якын яшелчә һәм җиләк-җимеш алган. Азык-төлек Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Минзәлә районнары мөселманнарыннан килгән. Акция чорында барысы 400 дән артык мохтаҗ гаилә тәэмин итәргә һәм 20 тоннадан артык яшелчә тапшырырга ниятлиләр.

Үзәкләштерелгән мондый акция Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә 2017 елдан бирле ел саен уздырыла. 19 сентябрьдә республикада Гөшер көне узды.


Нет комментариев