26 сентябрь көнне Теләче стадионында традицион “Татарстан кроссы - 2026” чарасы узачак.
Ярышларның максаты - районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучы яшьләрне, районыбыз хезмәтчәннәрен массакүләм спортка һәм физкультурага җәлеп итү.
Теркәлү вакыты - 10.00 сәгатьтә.
Ярышлар - 11.15 сәгатьтә башлана.
Тантаналы ачылыш - 11.00 сәгатьтә.
Яшь буенча чикләүләр юк, әмма һәркемнең район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан бирелгән, мөһерле медицина белешмәсе булуы шарт.
Нет комментариев