Миңнехановтан Казан жирафларының берсен сатарга сорыйлар
В республике

Миңнехановтан Казан жирафларының берсен сатарга сорыйлар

Россия төбәкләренең берсе башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан зооботсадасыннан жираф сату үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин халыкара юридик форумда сөйләде.

Ачыкланганча, губернаторларның берсе аңа бер генә хайванны булса да тапшырырга сораган. 18 сентябрьдә Намибиядән Казанга сигез жираф йөк самолеты китерделәр. «Река Замбези» зооботсадасында өч ата һәм биш ана жираф булачак, аларны алга таба үрчетергә планлаштыралар.

Жирафлар килгәч, зооботсадка йөрү, Метшин сүзләренчә, ике тапкырга арткан. Хайванны сату турындагы тәкъдимне караячаклармы, аныкланмый.


Нет комментариев