Татарстан сулыкларында су коену сезонында 42 кеше һәлак булган, алар арасында алты бала, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Суда барлыгы 52 һәлакәт булган. Бер ел элек шул ук чорда 48 очрак булган, шулай ук 42 кеше һәлак булган, әмма алар арасында дүрт бала булган.
Бу сезонда 16 кешене коткарып кала алганнар, шуларның сигезе – балалар.
Нет комментариев