Шәтке авылында гомер итүче әниебез - Шәмсетдинова Нәзирә Әхми кызының 8 февраль көнне туган көне - 85 яшьлек юбилее
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез, әбиебез! Сине матур бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 85 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның кадерен, хезмәт белән гомер итәргә кирәклеген өйрәттең. Мең-мең рәхмәт сиңа кадерле кешебез! Аллаһ Тәгалә сине саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, кылган изге догаларың кабул булсын, гамәл дәфтәрләреңә саваплар өстәлсен. Дөньяның саф һавасын сулап, гүзәллеген күреп, ризыкларын ашап, үз аякларың белән йөреп, балаларың, оныкларың өчен сөенеп яшәргә язсын сиңа.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез,
Сиксән бишең тулганда.
Шушы матур, изге теләкләр теләгән улларың-киленнәреңә, кызларың-кияүләреңә 8 оныгың, 7 оныкчыгың да кушыла.
Нет комментариев