Теләче авылында яшәүче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Сафиулла кызына 14 августта 50 яшь тула
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Тырыш, эш сөючән, безнең турында ихлас кайгыртучан, ярдәмчел, чиста күңелле әниебез! Сиңа бары изге теләк телибез: сабырлык, рухи җан тынычлыгы, алдагы гомереңне дә сау-сәламәт булып, бәхет-шатлыкта үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Юбилеең котлы булсын,
Кояштай балкып торсын.
Тормышыңда зур уңышлар
Даими көндәлектә дә
Сиңа гел килеп торсын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Ринат, балаларың Нияз - Альбина, Гөлназ - Язнур, оныгың Риана, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев