Теләчедә гомер итүче Хәкимова Фирдәгөл Әскәр кызының туган көне
Кадерле, сөекле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның, оныкчыгыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Әтиебез Сабирҗан, балаларын Әнисә-Ильнар, Ленар -Рәмилә, Резидә-Ринат, оныкларын, оныкчыгың .
Нет комментариев