Теләчедә яшәүче әтиебез Нигемәтҗанов Хаҗинур Әхтәмҗан улының 18 сентябрьдә һәм әниебез Гүзәлия Заһит кызының 29 августта 70 яшьлек юбилейлары
Кадерле, сөекле әти-әниебез!
Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез безгә һәрвакыт урнәк булдыгыз, гел ярдәм иттегез. Без сезгә сәламәтлек, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, туры юлдан тайпылмыйча иман ныклыгында яшәргә насыйп булсын. Без сезне бик яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз!
Иң изге теләкләр белән улларыгыз Руслан, Ирек, киленнәрегез Эльвира, Гөлнур, оныкларыгыз Әмир, Инсаф һәм Иркә. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев