Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Теләчедә яшәүче Гарифуллина Гөлсинә Габделбәр кызының 27 июль көнне 70 яшьлек юбилее

27 июля 2025, 08:04

274

0

0

Теләчедә яшәүче Гарифуллина Гөлсинә Габделбәр кызының 27 июль көнне 70 яшьлек юбилее

Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! 70 еллык гомереңдә син безгә һәрвакыт якты нур, әдәп, мәхәббәт һәм сабырлык өләшеп торасың. Безнең өчен — иң кадерле кеше, тормышта һәрвакыт көч һәм илһам чыганагы. Синең җылы сүзләрен, күңел киңлеген һәм мәхәббәтең — безнең иң зур байлыгыбыз. Алдагы гомереңдә  озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын, әни, юбилеен,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.


Иң изге теләкләр белән кызың Алсу, улың Рөстәм, киявең Илгиз, киленең Руфия, оныкларың Илназ, Альбина, Румия, Азалия, Руфинә, бу теләкләргә тормыш иптәшең Хөрмәтулла һәм  кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев