Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Теләчедә яшәүче Казакова Энҗе Рәис кызы 9 август көнне 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

09 августа 2025, 08:18

493

0

0

Теләчедә яшәүче Казакова Энҗе Рәис кызы 9 август көнне 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әниебез, кадерлебез! Сине зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән шушы күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Күңелеңдә йолдызлар балкышын сүндермичә, яшәү өметен киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып, әти белән тигезлектә, балаларың белән бергә озак еллар яшәргә язсын Ярабби бер Аллам. Ихлас та, зирәк тә, акыллы-талантлы да, сабыр да, бер җылы сүз белән кешене тынычландыра алучы гаҗәеп киң күңелле кеше дә син әни бәгърем! Тирә-ягыңда кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле, киңәшче, шуңа күрә дә ихтирам итәләр үзеңне. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм бәхетле көннәрдә үтәргә насыйп булсын. Хезмәтеңдә зур уңышлар юлдаш булсын!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

 

Иң изге теләкләр белән кызың Алинә, улың Тимур. Безнең теләкләргә әтиебез дә, кияү, киленең дә, оныкларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев