Хөрмәтле Сабирҗан Хәким улы! Сезне олы бәйрәмегез — 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен яулаган кеше Сез. Бүген Сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да, Фирдәгөл ханым белән бергә тигезлектә, якыннарыгыз янәшәсендә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Олы ихтирам белән, ААҖ “Теләчеагрохимсервис” коллективы.
Нет комментариев