Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Белеп чәчсәң, уңарсың... Помидор үстерәбез.

Бөтен Россиягә танылган бакчачы Октябрина Ганичкина помидор­ның буе өч төрле булуын әйтә: кечкенә, уртача, зур. Кечкенә буйлы помидор үсентеләре 30-80 см тирәсе үсә, кайбер вакыт 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сортлар, гадәттә, тиз өлгерә, 3-5 тәлгәшле була. Аларны ачык һавада яки биек булмаган, өсте ачыла торган парникта үстерсәң әйбәт....

Бөтен Россиягә танылган бакчачы Октябрина Ганичкина помидор­ның буе өч төрле булуын әйтә: кечкенә, уртача, зур. Кечкенә буйлы помидор үсентеләре 30-80 см тирәсе үсә, кайбер вакыт 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сортлар, гадәттә, тиз өлгерә, 3-5 тәлгәшле була. Аларны ачык һавада яки биек булмаган, өсте ачыла торган парникта үстерсәң әйбәт. Уртача зурлыктагы помидорларның биеклеге исә 100-120 см тирәсе. Кайберсе 150 сантиметрга кадәр җитә. Бер төптә 6-8-10 тәлгәш формалаша. 2-2,2 метр­лы теплицада да үстерергә мөмкин. Ә менә биек булып үсүче сортлар ачык һавада 2 метрга кадәр үсә. Теплицага утырткан очракта, 2 метр биек­леккә кадәр үскәч, аның очын сындырып торырга кирәк. Мондый помидорлар өчен биеклеге 2,5 метр булган теплица булса яхшы.


Помидор үсү, формалашу өчен көндез 22-25, төнлә 16-18 градус җылы булса әйбәт. Чәчәк атканда, помидорлары формалашканда аны яхшы итеп сугарырга кирәк. Әмма бу культураны су катламы якын урнашкан кишәрлекләргә утыртырга ярамый. Озакка сузылган яңгырлы көннәрне дә ул яратмый. Мондый көннәр озакка сузылса, төр­ле авырулар белән авырый башлый.
Октябрина Ганичкина үсен­теләргә аеруча игътибарлы булырга, үзебезгә үстерергә куша. Әгәр дә мөмкинлегегез булмаса, сатып алырга уйласагыз, сәла­мәт, юан сабаклы, чыныккан, чәчәк бөреләре булган үсенте алырга тырышыгыз. Андыйлар мул уңыш бирәчәк.


Помидорны бик иртә дә, соң да утыртырга ярамый. Иртә чәч­сәң ул сураерга, соңга калсаң, помидорлары өлгермәскә мөм­кин. Томат үсенте булып тәрәзә төбендә 50-60 көн утырырга тиеш. Тишелеп чыгу көннәрен исәпкә алсак, 65-70 көнне исәп­ләп, чәчү көнен билгели аласыз. Бакчачы аны 5 майдан соң теплицага күчерергә киңәш итә. Шулай итеп, бакчагызда ягылмый торган теплица бар икән, орлыкны 25 февральдән 10 мартка кадәр чәчәргә кирәк.
Нинди сортларга өстенлек бирергә кирәк соң? Соңгы вакытта бакчачылар черри томатына өстенлек бирә башлады. Виноград тәлгәше кебек матур булып утыручы бу төр сорт күп­ләрнең күңеленә хуш килә. Черрины түтәлдән өзеп кенә дә, салат итеп тә, консервлап та була. Бакчачы черриның Медовая капля, Финник желтый, Кишмиш красный сортларын утыртырга куша. Бу төр помидор гадәти томат кебек үстерелә. Черрины 5 апрельдән соң чәчәргә кирәк.

Гадәти помидор сортына килгәндә, Русский богатырь, Розовый гигант, Райское наслаждение, Гигант красный, Гигант лимонный - уртача өлгерештә, Бычье сердце, Сахарный гигант - уртача соң өлгерештә, Розовый слон, Каспар, Челнок, Джина -тиз өлгерештә, ә Бони-М, Бетта исә бик иртә өлгерә торганнар. Аларны ачык һавада да, теплицада да игәргә була. Тик шулай да теплица өчен Король рынка, Миллениум, Ноктюрн, Евпатор, Соната, Интуиция, Увертюра, Рапсодия, Этюд, Семка-99, Фунтик, Розмарин кебек гибридлар үстерергә киңәш ителә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев