Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Чәчәк чәчәр вакыт

Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыр- тыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом"...

Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыр-
тыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом" препаратлары белән эшкәртегез.
Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз. Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсешкә кузгалганнарын яшел кыяк-язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга була.

Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев