Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Кабак үстерәсезме?

Тәрәзә төбендә кабак үсентеләре бакчага чыгаруыгызны көтеп утырамы, дуслар? Тышта көннәр җылына башлады, үсентеләрне түтәлгә чыгарсагыз да була.

Гадәттә, 30 көнлек үсентеләрне май ахырында, июнь башында бакчага чыгарып утырталар.

кабакны салкын җилләрдән ышык булган, кояш караган җылы урынга утырталар.

Орлыкларны исә түтәлгә май урталарында ук утыртырга мөмкин, тик аларны пластик шешәләр яки спанбонд кебек материаллар белән каплап куярга кирәк.

Бер чокырга 2-3 орлык утыртып, алар чыккач, иң яхшысын гына калдыралар, башкаларын өзеп ташлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев