Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Помидорны фитофторадан саклау буенча Франс абый киңәше:

– Артык күп су сипмим, җитәрлек яктылык булдырырга тырышам, тукландыруын көл суы белән генә тукландырам, азотлы ашламалар бирмәскә тырышам.

Бакчага чыгарып утыртып ике атна узгач, помидорларга профилактика чарасы буларак, 1% лы бордос сыекчасы сиптерәм. Үсемлекләрне гел күзәтеп торам: яфракларда беренче көрән таплар күренү белән бордос сыекчасы белән эшкәртүне тагын кабатлыйм.
Кайбер бакчачылар, помидорларның сабаклары юанайгач, сабакны нәкъ урталай тишеп, 1,0-1,5 мм юанлыкта, 4-5 см озынлыктагы бакыр чыбык тыгып куюның файдасын күрә. Помидорлар кызара башлагач, астагы барлык саргая, картая башлаган яфракларны өзеп чирләрен таратмыйча сак кына җыеп алып бакчадан чыгару да фитофторадан саклау чарасы булып тора. Әгәр помидорлар теплицада үссә, көздән теплицаны бик яхшылап дезинфекцияләргә кирәк. ("Ирек мәйданы" газетасыннан алынды).
 
Чыганак: Ирек Мәйданы-Бакча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев