Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Үсентене ничек ныгытырга??

— Помидор үсентеләре бик нәзек сабаклы булып үсә, яфраклары да аксыл яшел төстә. Аларны ничек ныгытырга? — Моңа үсентеләргә яктылык җитмәү гаепле булырга мөмкин. Хәзер күп кешедә пластик тәрәзә. Ә ул элеккечә ике генә түгел, өч катлы пыяладан ясала. Үсентеләргә яктылык тагын да начаррак үтеп керә. Икенче сәбәп — ярлы туфрак. Зәгыйфь үскән үсентене өстәмә тукландырып карарга була. Азофоска кебек комплекслы минераль ашлама кертергә мөмкин. 1 чиләк суга 1 аш кашыгы ашлама салып эретергә һәм үсентеләргә сибәргә. “Эпин”, “Экосил” кебек үстерү стимуляторлары сибәргә дә мөмкин.

Чыганак: Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев