17 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда Газель машинасы әйләнеп капланган
Пассажир ГАЗеле тукталган йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң ауган. Урынга өч ашыгыч ярдәм машинасы һәм янгын сүндерүчеләр килгән, дип хәбәр итә шаһитлар.
-
Минтимер Шәймиев: «Бердәм Россия» халкыбызның ышанычын яулый алды
Партия эшчәнлегендә Татарстанның роле зур булуы турында сөйләде.
-
Илһам Гарипов: «Сулыкларда фаҗига килеп чыгу очракларының төп сәбәбе - контроль җитмәү»
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль органыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел республикада су белән бәйле 21 фаҗигале очрак теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар. Бу хакта 9 июнь көнне “Татар - информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге ведомство җитәкчесе урынбасары - республика буенча кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.
-
«Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге»темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды
Бүген Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге»темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды.
-
Казанда 11 кешене бәрдергән таксистны колониягә озаттылар
Казанның Вахитов районы суды «Калинин» тукталышында 11 кешене бәрдергән таксист Евгений Крусевны дүрт ел һәм бер айга колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә «Вечерняя Казан» журналисты суд залыннан.
-
Көнчыгыш Тимор премьеры Казанда калырга теләвен белдерде
Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао Казанга Россия — АСЕАН саммитында катнашу өчен килде. Аны чәкчәк белән сыйладылар, шуннан соң ул Татарстан башкаласында калырга теләве турында шаяртты.
-
Назлыгөл Гайнетдинова: Сыйныфташларымны сагыначакмын”
Балаларга ныклы белем һәм тәрбия алу өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә инде белем алуның инә белән кое казуга тиң икәнен төн йокыларын калдырып, олимпиада-бәйгеләргә әзерләнгән, каушый-каушый биремнәр чишкән, аларның нәтиҗәсен түземсезлек белән көткән укучылар бик яхшы аңлый. Белем чишмәләре ургып торсын өчен туктаусыз укырга, тырышырга, сабыр булырга кирәклеген дә үз җилкәләрендә яхшы татыган алар. Баландыш авылында яшәүче Назлыгөл дә шундыйлардан. Быел Назлыгөл рус әдәбиятыннан имтиханын 100 баллга тапшырды.
-
Олы Мишәдә балалар Сабан туе узачак
Хөрмәтле райондашлар, 19 июнь көнне, Олы Мишә авылында балалар өчен Сабан туе булачак.
-
Казанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң биш километрлык бөке барлыкка килгән
Казанда Җиңү проспектында юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 километрдан артык озынлыктагы бөке барлыкка килгән. Гомумән алганда, шәһәрдә 10 баллы бөкеләр күзәтелә. Бу хакта «Яндекс карта » сервисы мәгълүматлары сөйли.
-
Казаннан Малайзиягә туры авиарейслар турында фикер алыштылар
Казанда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Хөрмәтле кунак республика башкаласына Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен килде.
-
Теләче районы прокуратурасы аңлата
Распоряжением Правительства Российской Федерации от 25.11.2025 № 3413-р утверждены индексы изменения размера вносимой гражданами платы за коммунальные услуги в среднем по субъектам Российской Федерации на 2026 год.
-
Татарстанда яшь тәрбиячеләр өчен премия расланды
Татарстанда мәктәпкәчә яшь тәрбиячеләр өчен «Безнең яңа тәрбияче» премиясен 120 мең сум күләмендә гамәлгә куйдылар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын премьер-министр Алексей Песошин имзалады. Акчалата бүләкләүләр ТР бюджетыннан биреләчәк.
-
Татарстанда БДИ нәтиҗәләре билгеле
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы химия, әдәбият һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен игълан итте. Ведомство мәгълүматларына караганда, быел бу фәннәрдә максималь балл җыган укучылар саны узган елгы күрсәткечләрдән кимрәк булган.
-
«Хикмәт - Буыннар бәйләнеше» Республика чемпионатының йомгаклау этабында
2026 ел Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан, 9 июнь көнне Казан шәһәренең Бәшир Рәмеев исемендәге «IT-паркында» «Хикмәт - Буыннар бәйләнеше» Республика чемпионатының йомгаклау этабы булып узды.