Казанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң биш километрлык бөке барлыкка килгән
Казанда Җиңү проспектында юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 километрдан артык озынлыктагы бөке барлыкка килгән. Гомумән алганда, шәһәрдә 10 баллы бөкеләр күзәтелә. Бу хакта «Яндекс карта » сервисы мәгълүматлары сөйли.
Бөке Горки урманыннан Бакый Урманче урамына кадәр сузылган. Сервис мәгълүматлары буенча, бөке арта бара. Янәшәдәге урамнарда да юллар катлаулы. Универсиада проспектындагы, Академик Парин, Юлиус Фучик, Рихард Зорге, Имәнлек, Яңа Дәүләки, Рауис Гәрәев урамнарындагы бөкеләр картада кызгылт төстә билгеләнгән.
Моннан тыш, авария Казанга Оренбург тракты буенча кергәндә булган. Анда тыгынлык 2 километрга сузылган. Шулай ук Вишневский урамы тора — анда, карталарга караганда, ике юл-транспорт һәлакәте булган.
Чыганак:бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев