Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда 11 кешене бәрдергән таксистны колониягә озаттылар

Казанның Вахитов районы суды «Калинин» тукталышында 11 кешене бәрдергән таксист Евгений Крусевны дүрт ел һәм бер айга колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә «Вечерняя Казан» журналисты суд залыннан.

Исегезгә төшерәбез, Крусев гаепле булган коточкыч авария узган елның 10 мартында булды. Гаепләнүченең автосы Казанның Вишневский урамындагы тукталышның "кесәсенә" очып кергән. Бәрелеш нәкъ менә кешеләр тротуардан якынча ике метр ераклыкта булган автобустан чыккан вакытта килеп чыккан. Зыян күрүчеләр арасында балалар һәм пенсионерлар да бар.

Тикшерү бәрелешү вакытында такси йөртүчесе аңсыз хәлдә һәм наркотиклар тәэсирендә булуын ачыклаган.

Шул ук вакытта гаепләнүче гаебен өлешчә генә таныды, исереклек аркасында авариядә гаепле булуы белән килешмичә. Гаепләнүче аның эпилептик өянәге булган дип раслый. 

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев