Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Илһам Гарипов: «Сулыкларда фаҗига килеп чыгу очракларының төп сәбәбе - контроль җитмәү»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль органыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел республикада су белән бәйле 21 фаҗигале очрак теркәлгән, аларда 13 кеше һәлак булган, 14 кешене коткарып калганнар. Бу хакта 9 июнь көнне “Татар - информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге ведомство җитәкчесе урынбасары - республика буенча кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.

 

Республика биләмәсендә кече көймәләр белән 8 фаҗигале очрак теркәлгән. Нәтиҗәдә,  җиде кеше һәлак булып, җиде кеше тоткарланган. Ел башыннан кече көймәләрне эксплуатацияләүнең 166 бозу очрагы ачыкланган. Йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары өчен унсигез көймә махсус тукталышка урнаштырылган. Хәзерле вакытта республикада кече көймәләр өчен 40 база - тукталыш теркәлгән, 55 пляж декларацияләнгән, - диде Денис Мокеев.

Май урталарында көндезләрен һава температурасы + 33-35 градуска җитте. Аннан соң, берара челлә көннәргә алмашка яңгырлы, салкынча һава килде.  Эссе көннәр кабат кире әйләнеп кайтты. Әлеге вәзгыятькә бәйле рәвештә суда иминлек  чаралары кирәклеген искә төшерәбез. Тикмәгә генә, халкыбыз әйтемендә: “Кабатлау - гыйлем алуның әнкәсе” диелми. 

Түбәндә бәян ителгән гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп сез  үзегезне фаҗигале  хәлләрдән саклап кала аласыз. Бәла-каза  булмасын дисәгез,түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

  • балаларны үзләрен суда тоту кагыйдәләрен бозуларын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз;

  • суда, аеруча салкынында озак тормагыз, бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;

  •  су астында агач төпләре, ботаклар,  тирән чокырлар,  очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына ышаныгыз;

  • кояшта озак яткач,ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;

  • балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче  ярдәм күрсәтә алырдай  кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;

  • давыл һәм яшенле вакытта су коенмагыз. Шулай ук спиртлы эчемлек кулланган хәлдә су коену - суга бату очракларының берсе булып тора. Бу очракта көзән җыера, ягъни һава һәм су температурасы аермасы арасында  үпкә һәм йөрәк эштән чыга.

Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләргә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез.  Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бу кадәресен безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов  ирештерде. Ул билгеләп үткәнчә,  сулыкларда фаҗига килеп чыгу очракларының  төп сәбәбе - ата -аналарның  балаларына контроле  җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену.  Безнең районда суда коену, йөзү фәкать “Дулкын” йөзү бассейнында гына рөхсәт ителә.  Районда бер генә елга да, сусаклагыч та су коену өчен җиһазландырылмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев