Казаннан Малайзиягә туры авиарейслар турында фикер алыштылар
Казанда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Хөрмәтле кунак республика башкаласына Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен килде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Малайзия белән хезмәттәшлекне актив үстерә.
Әңгәмә барышында Казан белән Малайзия арасында туры авиарейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
"Казан быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы. Туры элемтә Малайзиядән күбрәк туристларны җәлеп итәчәк", - диде Әнвәр Ибраһим.
Чыганак:казанкп
Фото: rais.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев