«Хикмәт - Буыннар бәйләнеше» Республика чемпионатының йомгаклау этабында
2026 ел Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы уңаеннан, 9 июнь көнне Казан шәһәренең Бәшир Рәмеев исемендәге «IT-паркында» «Хикмәт - Буыннар бәйләнеше» Республика чемпионатының йомгаклау этабы булып узды.
Чемпионатның төп максаты – өлкән буын вәкилләренең җәмгыятебез тормышында актив тормыш алып баруларын, гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Финалда Татарстан Республикасы буенча 45 муниципаль районнан 180 команда көч сынашты. Катнашуның төп шарты - ирләрнең 60 яшь һәм аннан югарырак, хатын кызларның 55 һәм аннан өлкәнрәк булулары, балалар яше – 14 кә кадәр.
Ярышлар өч төрле номинациядә узды. Теләче районы командасы 3 урынга лаек булды. Алар:
- Касимова Ляйля Габдельахатовна (Үзәк авылы).
- Хамизова Эльмира Шамилевна (Теләче авылы)
- Хамизов Марат Габдулахатович(Теләче авылы)
- Касимова Сафия Ильясовна (Үзәк мәктәбе)
Барлык катнашучыларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев