«Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге»темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды
Бүген Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Самокатларда һәм велосипедларда балаларның иминлеге»темасына юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды.
Чара ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. катнашында барды.

Балалар велосипедта һәм самокатта йөргәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Самокат һәм велосипедта йөргәндә балалар өчен саклану чараларын карадылар. Шулай ук самокат һәм велосипед төзелешенең үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар белән самокат яки велосипед белән машина юлына ничек дөрес чыгарга кирәклеге турында сөйләшенде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев