Назлыгөл Гайнетдинова: Сыйныфташларымны сагыначакмын”
Балаларга ныклы белем һәм тәрбия алу өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә инде белем алуның инә белән кое казуга тиң икәнен төн йокыларын калдырып, олимпиада-бәйгеләргә әзерләнгән, каушый-каушый биремнәр чишкән, аларның нәтиҗәсен түземсезлек белән көткән укучылар бик яхшы аңлый. Белем чишмәләре ургып торсын өчен туктаусыз укырга, тырышырга, сабыр булырга кирәклеген дә үз җилкәләрендә яхшы татыган алар. Баландыш авылында яшәүче Назлыгөл дә шундыйлардан. Быел Назлыгөл рус әдәбиятыннан имтиханын 100 баллга тапшырды.
Назлыгөл белән авылда, аларның бакча башында, агач күләгәсендә әңгәмә корып утырабыз.
- Бу агачларны әтием Рәис без тугач утырткан. Без өч бала гаиләдә. Һәрберебезнең аерым агачы бар. Әти - әни белән бик каты горурланам. Имтиханнарга әзерләнгән вакытта да алар янәшә булдылар, миннән дә катырак борчылдылар. Аларсыз минем бернәрсә дә килеп чыкмас иде, -дип сүз башлады ул. Имтиханнар берсе дә җиңел булмаса да, алар тапшырмаслык түгел. Кешенең теләге, тырышлыгы була икән, башкарып чыгып була. Бу уңайдан мине имтиханнарга әзерләгән Гөлфия Шәрифулловнага, әдәбият фәнен яратырга өйрәткән Рушания Хәкимовнага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Гөлфия апа имтиханнарга әзерләнгәндә практикага зур игьтибар бирә иде. Иншаларымны һәрвакыт аңа тикшертергә тырыша идем, бер соравымны да җавапсыз калдырмый иде. Киңәшләр бирә иде. Аның минем йөз баллык нәтиҗәмдә өлеше бик зур. Сыйныфташларым белән без бик тату булдык, тырыш идек. Мин аларны бик сагыначакмын. Киләчәгемне сәхнәдә күрәм. Җырларга, биергә яратам. Үземнең киләчәгемне шәһәр мөхите белән бәйлисем килә, ләкин белеп булмый, мин авылда тәрбияләнгән кыз, кечкенәдән үк әти-әни эштән курыкмаска өйрәтте. Авылны бик яратам, вакыт күрсәтер, исән-сау булыйк! Сыйныфташларыма, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телим, - ди Назлыгөл.
Олы Мишә мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмамлаган Назлыгөл журналистика белән дә кызыксына. Сигезенчә сыйныфта республикакүләм олимпиадада призёр исеменә дә лаек була ул. Шуннан соң аның әдәбиятка мәхәббәте, кызыксынуы тагы да арта. “Илһам” бөтенроссия язучылар бәйгесендә кечкенәдән катнашып килгән, призлы урыннар алган.
Быел мәктәпне тәмамлаган укучыларга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын! Үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев