Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнур Каримуллин: «Халык инспекторы» на килгән хәбәрнамәләр эш кузгатуга сәбәп булып тора ала»

«Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле чарасы. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле һичшиксез кирәк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәрләр килгәндә Дәүләт автоинспекциясе вазыйфаи заты хәбәрнамәдә чагылдырылган барлык хәлләрне, мәгълүматларның дөреслеген һәм җитәрлеклеген тикшерә. Безгә бу хакта тулырак районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Каримуллин Илнур Хәлим улы аңлатып узды.

- РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатуга сәбәпләрнең берсе булып физик затларның административ хокук бозу вакыйгасы булу турында хәбәрләре һәм гаризалары тора. «Халык инспекторы» на килгән хәбәрнамәләр шулай ук эш кузгатуга сәбәп булып тора ала, бу очракта кушымта – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат тапшыру коралы. Бүген «Халык инспекторы " унсигез категория буенча белдерүләр кабул итә, шуларның алтысы буенча бүләкләүләр дә каралган.Әлеге чаралар күп санлы гражданнарны җәлеп итәр дип ышанасы килә.  Игътибар итегез - транспорт белән идарә иткәндә мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралганын онытмасыннар иде. (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 р.)). Әлеге кушымтаны массакүләм куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын күтәрер һәм без бергәләп Татарстан юлларында аварияләрне киметә алырбыз, дип ышанам. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде!

 

Хөрмәтле райондашлар, Илнур Хәлим улы әйтеп узган категорияләрне сезнең игьтибарга куеп үтәбез:

1. Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык
2. Кызыл утка хәрәкәт итү
3. Тукталыш сызыгыннан чыгу
4. Каршы як полоса буенча хәрәкәт
5. Куркынычсызлык каешын эләктермәү
6. Хәрәкәт вакытында телефоннан файдалану
7. Автобус полосасы буенча хәрәкәт
8. Юл кырыеннан хәрәкәт
9. Тротуар буйлап йөрү
10. Киртәгә бәрелү
11. Икенче рәт тукталыш
12. Тукталыш яки билге астында тукталыш
13. Инвалидлар өчен урыннарда машина калдыру
14. Тукталышта машина кую  (ТС маршруты)
15. Тротуарда парковка
16. Тыелган билге астында сулга борылу.
17. Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык
18. Велосипедчылар  полосасында тукталыш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев