Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Аҗаган» патриотик уены узды

«Батыр» спорт комплексында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында, Хәрби һәм Хезмәт даны елы кысаларында, 23-февраль Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Аҗаган» патриотик уены узды.

 Уенны Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы,  район мәгариф бүлеге, "ТР Юл хәрәкәте кагыйдәләренең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" оештыру-аналитика бүлеге, "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлеге, "Теләче" спорт мәктәбе оештырды. "Аҗаган" спорт-патриотик бәйрәме. Биредә уеннар  эстафета формасында төзелгән иде, анда командалар түбәндәге станцияләр буенча хәрәкәт итте: "Визитка», «Марш-бросок», «Әти, әни-мобиль», «Чәнечкеле тимер чыбык аша узыгыз»,  «Интеллектуаль тукталыш», «Яраланган сугышчы», «Саперлар. Басуны миналардан арындыр», «Элемтәчеләр», «Юл билгесе» һәм «Паровоз». Әлегедәй  чараларны уздырып, без балаларны патриотизм рухында тәрбиялибез, Ватанны саклаучыларны үстерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев