Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда «Онлайн Рамазан» мәгърифәтчелек проекты эшлиячәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Рамазан аена багышланган «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Ай дәвамында көн саен «ВКонтакте» һәм Телеграм платформаларында подкастлар форматында туры эфирлар узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Һәр чыгарылышта танылган дин әһелләре, җәмәгать активистлары, эшмәкәрләр, яшьләр лидерлары һәм экспертлар катнашуы планлаштырыла.

Беренче эфир Рамазанның беренче көнендә – 19 февральдә – 13:00 сәгатьтә социаль челтәрләрдә узачак. Ай дәвамында интернетта яшьләр өчен актуаль мәгълүмат бастырылачак, дини һәм милли темаларны күтәрү планлаштырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, эфирлар татар һәм рус телләрендә узачак. 

Чыганак: татаринформ. Фото:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев