Татарстанда кар көртләренең биеклеге 95 сантиметрга җиткән. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
Эксперт сөйләгәнчә, иң биек кар көртләре Киров өлкәсендә барлыкка килгән – Нолинскта аларның биеклеге 111 сантиметрга җиткән. Башкортстанда, Бакалы авылында, кар капламы 108 сантиметр тәшкил иткән, Пермь краеның Губах шәһәрендә дә шул кадәр үк.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев