Эш юнәлешләре күп төрле
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр үзләренең 2025 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, 2026 елга бурычлар билгеләде.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашында узган чарада район мәдәният бүлеге Даут Иксанов белән район мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз рәисе Елена Фатыйхованың хисабы тыңланды.
Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты. Ул үзенең чыгышында эш юнәлешләре күп төрле булган мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә ел дәвамында ил - көн алдында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, республика, район бюджеты хисабына төзелгән, төзекләндерелгән мәдәният учакларының тулы куәткә эшләргә тиешлекләрен ассызыклап үтте.
Соңыннан, юбиляр мәдәният хезмәкәрләренә, китапханчеләргә бүләкләр тапшырылды. Мисал өчен, бу көнне Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фәләхова намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, Максабаш авылы мәдәният йорты директоры Зөлфия Гаязова мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Зәнфирә Хуҗиәхмәтова Теләче муниципаль район башкарма комитеты Мәдәният бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев