20 апрель 2026 яңалыклары
-
«Кызыл канәфер » акциясе башланды
«Буыннар хәтере» хәйрия фонды 10 апрельдән 22 июньгә кадәр унберенче тапкыр «Кызыл канәфер»Бөтенроссия акциясен уздыра. Инициатива кысаларында ил халкы кызыл канәфер билгесен сатып ала һәм шуның белән Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итә ала. Барлык җыелган акчаларны фонд медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
-
Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының еллык отчет - концерты булачак
Иртәгә район мәдәният йортында Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының еллык отчет - концерты булачак.
-
«Курше» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Узган ел әлеге фестивальгә якынча мең ярым гариза килгән.
-
«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының зона этабы узды
19 апреля на базе Казанского высшего танкового командного Краснознамённого училища развернулось настоящее испытание на прочность, выносливость и командный дух. Здесь прошёл зональный этап всероссийской военно-спортивной игры «Зарница 2.0».
-
Ростехнадзор дамбаларны тикшергәндә хокук бозулар тапкан
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Татарстанның гидротехник корылмаларын тикшерү барышында аларны имин эксплуатацияләүгә йогынты ясарга сәләтле хокук бозуларны ачыклады. Апрель аенда белгечләр дамбаларны һәм су агызу системаларын да кертеп, 137 объектны тикшерәчәк.
-
Су басудан зыян күргәннәр
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язгы ташу торышы турында хәбәр иттеләр. Республиканың Азнакай районы Тымытык авылында ре елгасы аша күпер элеккечә су астында. Әмма бу бердәнбер проблема түгел.
-
28 апрельгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәреләчәк
Агымдагы елның өч аенда, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 64 юл-транспорт һәлакәте булган - биредә 26 кеше һәлак булган һәм 113 кеше яраланган.
-
«13»: Тукай, яшүсмерләр куркуы һәм шагыйрь оекбашы
«13» — үсмерләрнең эчке дөньясын ачып салган спектакль.
-
Тукайны бергәләп укыйбыз
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан,татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гамәлгә ашырылып килә.Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Габдулла Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үтә. Шушы проект кысаларында, Алан авыл китапханәсендә дә актив эш алып барыла. Китапханәдә һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. Китап укчылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз,әсәрләрнең сюжетлары, образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз. Проект эшчәнлегендә Алан урта мәктәбе укучылары зур активлык күрсәтәләр. Проектка катнашучылар әдипнең “Туган тел”, “Ай һәм Кояш”, ”Кышкы кич”, “Һәр ялтыраган алтын түгел”, “Милләткә”, “Ана догасы”, “Туган җиремә” кебек танылган шигырьләре белән таныштылар инде. Шулай итеп, проект шагыйрь иҗатын популярлаштыруга,халыкның мәдәни мирасын саклап калуга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә. Проект эшчәнлеген оештыруга ярдәм күрсәткәннәре өчен мәктәп директоры Илсур Бакиевич Гайбадуллинга , укытучылар коллективына һәм укучыларга олы рәхмәтләремне белдерәм,аларга иҗади уңышлар телим. Алан авыл китапханәчесе Гөлназ Хисамиева.
-
Розаларны тукландырырга вакыт
Розаларны чир һәм корткычларга каршы эшкәртү өчен 6-10 л суга 2 г “Хорус” кушып сибәргә була.
-
Бурак Озчивит Казанга килде
Төркиянең «Великолепный век», «Черная любовь» һәм «Основание: Осман» сериаллары йолдызы Бурак Озчивит Казанга килде. Үзенең визиты турында социаль челтәрләрдә Татарстан башкаласы аэропортыннан #Kazan хештегы белән фото урнаштырып хәбәр итте. Таралган кадрларда кунакны традицион чәкчәк һәм өчпочмаклар белән каршы алулары күренә.
-
Җиңү Армиясенә кушыл!
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
-
Физика, химия һәм биология укытучыларына премия бирәчәкләр
Физика, химия һәм биология укытучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне Татарстанда кертергә әзерләнәләр, инициатива коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Бүген яңгыр һәм +16 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Дүшәмбе, 20 апрельдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Яңгыр явачак, көнбатыш районнарда урыны белән көчле яңгыр көтелә.
-
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
Казанда «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча 55-нче юбилей - Россия чемпионаты узды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.