Розаларны тукландырырга вакыт
Розаларны чир һәм корткычларга каршы эшкәртү өчен 6-10 л суга 2 г “Хорус” кушып сибәргә була.
Нигә “Хорус”? Чөнки бу препарат +3оС тан югарырак температурада да нәтиҗәле. Аны ХОМ, Абига-Пик препаратлары белән алыштырырга мөмкин.
“Актара” — гөблә, трипслар, щитовка, туфрактагы корткычларга каршы нәтиҗәле системалы препарат. 5-10 л суга 4-8 г кушып өстән сиптерәләр. Төбенә сиптерү өчен 10 л суга 1 г кушу җитә. Өстән сиптергәндә — 28 көнгә кадәр, төбенә сипкәндә 60 көнгә кадәр корткычлар һөҗүменнән саклый ала.
Розаларны ачуга, юеш җиргә кальцийлы селитра сибәләр. Май урталарыннан тагын бер тапкыр аммиак селитрасы, Оргавит, Фертика, «Бона Форте», «Агрикола» кебек азотлы ашламалар кертергә була. Икенче тукландырудан соң һәр төпне 7 см калынлыкта черемә белән мүлчәләгез.
Гөлнара Садыйкова, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев