22 июль 2026 яңалыклары
-
Зәвыклы мирас: милли кухня дөньясына сәяхәт
Бүген, 22 июль көнне, Үзәк бистәсендә «Татнефть» компаниясе гранты белән хупланган, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында чираттагы осталык дәресе узды.
-
Караширмә авылында шатлыклы вакыйга
Караширмә авылында авыл мәчете яңартылды.
-
«Тоннель» операциясе узачак
24 июль көнне Теләче районында «Тоннель» профилактик чарасы узачак.
-
Югары уку йортларында бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. РФ Фән һәм югары белем министрлыгында шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Җәй - ачык төсләрдә
Бүген «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узган чарада катнашучы балалар чыбыклардан күбәләкләр һәм әкәм-төкәмнәр ясарга өйрәнделәр.
-
Татарстанда туучылар саны кимегән
Төбәктә туучылар саны кимү темпларының ил буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда күп тапкырлар акрынаюы теркәлгән. Бу хакта үз доклады кысаларында Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Татарстанда дүрт яңа җәмәгать судьясын сайладылар
Бүген ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында Татарстанның дүрт яңа җәмәгать судьясын сайладылар. Аларның кандидатураларын ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
-
Казанда Мергасов йортын тулысынча сүтәргә планлаштыралар
Инженерлар «Черное озеро» паркы янындагы Мергасов йортын тулысынча сүтергә киңәш итә, чөнки ишелү куркынычы артык зур. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин белдерде.
-
Хәерле сәгатьтә - районыбыз хуҗалыклары уракка төште
Бүген районыбыз хуҗалыклары 2026 ел урагына төште. Бу эшкә районда беренчләрдән булып, “Алан” акционерлык җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенче - механизаторлары башлап җибәрде. Шунысы сөенечле, әлеге хуҗалыкларның кырларында игеннәр мул булып өлгерде. Калган хуҗалыклар быелгы урып - җыю эшләренә бүген - иртәгә керешәчәк.
-
Алан авылы халкы гуманитар ярдәм җыюда теләп катнаша
Алан авылы халкына, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен, олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Юбилее белән тәбрикләделәр
Бүген озак еллар Әбде авылы мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Козина Фәния Әгъли кызы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде.
-
Теләчедә су коену урыннары юк
Җәй мизгелләрен су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инвалидлыгы булган кешеләргә эш урыннары җиһазлаган өчен эш бирүчеләргә 200 мең сумга кадәр компенсация түли
Эш бирүчеләр техник җайланмалар, махсус җиһазлар сатып алуга, эш урыннарында җиһазлар монтажлауга һәм урнаштыруга, шулай ук инвалидның өйдә эш урынын булдырырга тотылган чыгымнар өчен компенсация ала алалар.
-
1 августка кадәр Татарстанда эш бирүчеләр хезмәтне саклау чыгымнарын каплауга гариза бирә алалар
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2026 елның 1 августына кадәр производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауга гаризалар кабул итә. Кисәтү чараларын финанслау программасында катнашу эш бирүчеләргә производстводагы бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар өчен түләнгән мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәренең 20%ына кадәр кайтарырга мөмкинлек бирә.
-
Казан командасы «Татнефть» яшь геологлар олимпиадасында җиңү яулады
«Кояшлы» балалар лагеренда «Татнефть» яшь геологларының XII республика олимпиадасы тәмамланды. Быел анда Татарстан, Башкортстан һәм Киров өлкәсенең 38 командасыннан 300дән артык укучы катнашты. Бер атна дәвамында балалар геология буенча белемнәрен күрсәттеләр, кыр сынауларын үттеләр һәм һөнәрләре белән таныштылар.