Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бакча җиләген кайчан утыртырга?

Бакча җиләген җәен утырту отышлырак, чөнки бу очракта үсемлек киләсе елдан ук җиләк бирә башлый. Моны 25 июльдән 5 сентябрьгә кадәр эшләргә була.

Шуннан соңармагыз, югыйсә үсентеләр суыкларга кадәр ныгып калырга өлгерми.
Үсентеләр өчен мыекларны чирләргә бирешмәгән, яхшы уңыш биргән төптән генә алырга кирәк. Иң яхшы үсенте беренче мыектан алына. Әгәр утырту материалы җитми икән, һәр төптән өчәр үсенте алырга була. Калганын кисегез, алар ана үсемлекнең көчен алып тора.
Бакча җиләге суган, сарымсак, яшел тәмләткечләр, кузаклылардан бушаган түтәлдә яхшы үсәчәк. Хәзер бу культураларның күбесе җыелды. Бакча җиләге өчен түтәлне кышын кар ята торган тигез урында ясагыз.
Җирен казып, 1 квадрат метрга 1 әр чиләк исәбеннән черемә таратырга яки 50 г суперфосфат, 30 г калий сульфаты кертеп, түтәлне алдан әзерләп куярга. Җир әчерәк булса, известь яки акбур кертергә мөмкин.
Августта кызу көннәр еш була. Үсентеләрне утыртканнан соң, ике атна каплап, күләгәләп, даими су сибеп торыгыз.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев