Баланнан тәмле желе
Биектау районы Алан-Бәксәр авылының җирле үзидарә башлыгы Зөһрә Гарифуллинадан тәмле рецепт.
– Быел балан верандада да күгәрми-череми бик әйбәт саклана. Күптән җыелса да, шушы көннәрдә генә аннан желе ясадым. Аны мин түбәндәгечә эшләдем. Кәстрүл төбенә ярты касә су салып юылган баланнарны салдым. Капкач каплап, уртача утта кайнарлап алдым, кайнатмадым. Парда тотып алган кебек була. Шулай иткәндә баланнарны сөзгеч аша чыгару җиңелрәк, төшеннән җиңел аерыла, тәме дә бераз үзгәреп китә. Әзер массага бер литрга 1,2-1,5 кг исәбеннән шикәр комы салып эреп беткәнче болгаткалап торасы. Бал яраткан кешегә 1гә 1 исәбеннән бал салырга да була. Мин бу желены дәва дип түгел, өстәлдә көндәлек чәй эчәр өчен эшлим.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/39419/ Фото: https://www.freepik.com/free-photo/cranberries-small-bowl-bio-food-lifestyle-concept_9878385.htm#query=калина%20желе&position=2&from_view=search&track=ais
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев