Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авыртуының төп сәбәпләре нинди?

Сорауга табиб-невролог, цефалголог (баш авыруларында махсуслашкан белгеч) Эльвина Халитова җавап бирә.

– Беркайчан да башы авыртмаган кеше дөньяда бик сирәк. Нинди очракта борчыла башларга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Баш авыртулары даими күзәтелгән очракта белгеч консультациясе кирәк. Бигрәк тә табибка баруны түбәндәге очракларда сузарга ярамый:
- баш авыртуы 50 яшьтән соң башланса яки авыртулар башкача агым алса;
- 1-2 секунд эчендә баш авырту кискенлеге 10 баллга кадәр үсеш алса;
- баш бер яктан гына авыртса;
- баш авыртулары ремиссияләрсез кискенләшә барса;
- баш авыртулары кисәк башланса;
- күрү, сиземләү, хәрәкәт итү тайпылышлары күзәтелсә;
- зиһен чуалса, хәтер югалтулар күзәтелсә;
- йөткергәндә, көчәнгәндә, физик йөкләнеш булганда баш авыртуы көчәйсә.

– Баш авыртуларының күп төрләре бар дип беләм...
– Халыкара классификация буенча бүген баш авыртулары ике зур төркемгә бүленә.
1. Беренчел баш авыртулары (алар баш мие, кан тамырлары, баш һәм муен тирәсендә урнашкан башка структуралар белән бәйле түгел). Мондыйларга:
-  мигрень;
- киеренкелек баш авыртуы;
- кластерлы баш авыртуы;
- физик активлык, сексуаль йөкләнеш, йөткерү һәм башкалар белән бәйле баш авыртулары керә.
2. Икенчел яки симптоматик баш авыртулары ( баш авыртуы ниндидер башка чирнең симптомы булып тора). Болар:
- баш һәм муен җәрәхәтләре белән бәйле баш авыртулары;
- баш сөяге һәм умыртка сөягенең муен өлеше кан тамырлары зарарлануы белән бәйле баш авыртулары;
- дарулар куллану белән бәйле баш авыртулары;
- инфекция белән бәйле баш авыртулары;
- шикәр авыруы, гипертензия нәтиҗәсендә туган баш авыртулары һәм башкалар.

– Баш авыртуының төп сәбәпләре нинди?
– Баш авыртуының төп сәбәпләре булып эшнең рациональ булмаган режимы, яшерен киеренкелек стресс, арыганлык, борчылу, үз-үзеңне түбән бәяләү, ачу хисе, ялгызлык тора. Мигрень исә, беренче чиратта, нәселдәнлек, аннары гына чит факторларга (менструаль цикл вакытында гормоннар үзгәрүе, стресс халәте, аз йоклау яки, киресенчә, артыгын йоклау, алкоголь һәм башка сәбәпләр) бәйле.

– Еш кына без табибка мөрәҗәгать итмичә, авыртуны баса торган дарулар эчәбез...
– Авыртуны баса торган дару препаратларын мөстәкыйль куллану аларга бәйлелек барлыкка китерергә мөмкин. Даруханәдә сатылган һәр препарат баш авыртуын дәвалау өчен каралмаган. Авыртуны баса торган һәм анальгетик препаратларны контрольсез кабул итү ашказаны-эчәк тракты авыруларын үстерүгә һәм иң куркынычы, дару куллануга бәйле баш авыртуын тудырырга мөмкин.

– Баш авыртулары дәваланамы, алардан бөтенләйгә котылырга мөмкинме?
– Баш авыртуыннан дарулар ярдәмендә генә түгел, яшәү рәвешен үзгәртү юлы белән дә котылырга мөмкин.  Сәламәт яшәү рәвеше, тулы кыйммәтле хезмәт һәм ял режимы, тиешле күләмдә йоклау, җиңелчә физик йөкләнешләр (йога, пилатес), менталь сәламәтлек зур әһәмиятенкә ия. Иң мөһиме исә баш авыртуын тудыручы факторларны юк итү.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bash-avyrtuyny-tp-sbplre-nindi

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев