Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Баш авырта», — дип зарланасызмы? Дәвасы кул астында гына…

«Баш авырта», - дип зарланмаган кеше бар микән? Дәвасы кул астында гына икәнлеген күпләр белеп тә бетермидер: һәр ашау алдыннан ике чәй кашыгы бал белән сыйланып кую хәлне күпкә җиңеләйтә. * Баш авыртканда, алма серкәсе дә ярдәмче була ала. Бертигез өлештә алынган суны һәм алма серкәсен әкрен утта кайнатып чыгарырга....

«Баш авырта», - дип зарланмаган кеше бар микән?

Дәвасы кул астында гына икәнлеген күпләр белеп тә бетермидер: һәр ашау алдыннан ике чәй кашыгы бал белән сыйланып кую хәлне күпкә җиңеләйтә.
* Баш авыртканда, алма серкәсе дә ярдәмче була ала. Бертигез өлештә алынган суны һәм алма серкәсен әкрен утта кайнатып чыгарырга. Пар күтәрелә башлагач, башны шул савытка иеп, парны суларга. Мондый пар ваннасы, гадәттә, дару сәдәпләреннән дә нәтиҗәлерәк була.
* Кәбестә яфракларын чигәгә, баш артына, маңгайга «ябыштырып» кую да баш авыртканда бик шифалы санала.
* Бронхит булганда, сөт яки каймак кушылган солы кесәле - сезнең ярдәмчегез.
* Бавыр, йөрәк авыруларын һәм атеросклерозны кисәтү максатыннан тәүлеккә 100 г эремчек ашарга киңәш ителә.
* Бер стакан минераль суга 1 аш кашыгы бал, ярты лимон согы кушып, көнгә 1 мәртәбә эчү кан басымы югарылыгыннан, йокысызлыктан дәва санала.
* Ютәл төшкәндә, әче торма согын көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчү бик файдалы. Мондый сок бөергә, бавырга таш утырудан да профилактик чара санала.
* Гастрит булганда мүк җиләге ярдәмгә килә.
* Көн саен ач карынга бер стакан сөт яки кефир эчү тирене яшь һәм тыгыз килеш сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X