Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бөердә таш каян барлыкка килә?

Моңа дөрес тукланмау сәбәпче була ала. Мәсәлән, суны җитәрлек эчмәү.

Су бөерләргә организмны метаболизм калдыкларыннан чистартырга ярдәм итә. Газлы суны күп эчү зыянлы. Чөнки аның составында ташлар барлыкка китерә торган фосфор кислотасы бар. Кызыл итне күп ашамагыз, анда бәвел кислотасы бүленеп чыгуны активлаштыра торган пуриннар күп. Гомумән, аксымлы диета канда бәвел кислотасын, бөердә ташлар барлыкка килү куркынычын арттыра. Юкка гына подаградан тилмерүчеләргә кызыл итне чикләргә киңәш итмиләр. Шикәр куллануны киметергә кирәк, шикәр һәм фруктоза ташлар барлыкка килергә уңай шартлар тудыра. Организмга кальций җитмәү дә ташлар артуга китерә.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев