Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәч коелса ни эшләргә?

Югары категорияле табиб-трихолог, Халыкара трихологлар ассоциациясе әгъзасы Мария Богданова борчыган сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Чәч коелганга борчылырга кирәкме?

– Көненә 100–150 чәч бөртеге төшү норма санала. Чәч аннан да күбрәк коела икән, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Гадәттә андый хәл сәламәтлек ягыннан үзгәрешләр булганда (калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гипофиз, кызылча авырулары, гемоглобин түбән булу, химия терапиясе алу, йөклелек) күзәтелә. Чәч коелуга физиологик сәбәпләр дә (стресс, курку хисен җиңә алмау, дөрес тукланмау) этәргеч була ала. Яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур, әйтик, организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины, аксым җитмәү, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту. Чәчләрнең чамадан тыш коеламы-юкмы икәнен төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табибка барырга кирәк.

– Башны еш юу зыянлы, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Чәчне атнага фәлән тапкыр гына юарга ярый дигән чикләү юк. Аны күпме кирәк, шулкадәр юарга мөмкин. Көн саен юынып торабыз бит. Шуның кебек, әгәр баш тирегез даими рәвештә чистартып торуны таләп итсә, көн саен чәч юуның да зыяны юк.

 

- Чәч ныклыгын нәрсә боза?

– Чәчне дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Үзеңә туры килмәгән шампунь, кондиционер куллану бик зыянлы. Чәчләрне даими рәвештә турайтып, бөдрәләтеп «яндыру» да зыян китерә. Салкында яки җәйге челләдә кояш астында башка кимичә йөрү, чәчне буяу, химик ысул белән бөдрәләтү, ламинирование, кератин ясау да файдага түгел.

– Чәчне гел кистереп торсаң, ул куерак булып үсә, диләр. Имеш, баш киеме чәчләрне боза. Көндәлек тормышыбызда еш ишетелгән бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? – Чәч баш киеме аркасында берничек бозыла алмый. Кыш көне бассейнда кия торган башлыктан йөрсәң генә мөмкин хәлдер бу (көлә). Чәчләрне гел кистереп тору файдасы турындагы фикер дә дөреслеккә туры килми. Ник дигәндә, чәчләр айга, күп дигәндә, 0,3–0,5 мм гына үсә. Ул чәч кисү-кисмәүгә түгел, ә фолликулаларның торышына бәйле.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156363/
© Ватаным Татарстан



 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев