Черки кемне ярата?
Черкиләр үзләренең корбаннарын кан төркеменә һәм ис буенча сайлый икән. Алар өчен хатын-кызлар ир-атларга караганда “тәмлерәк”. Кара киемле кешеләрне бик тиз күреп алалар.
Белгечләр әйтүенчә, черкиләр еш кына беренче һәм дүртенче кан төркемнәре булган кешеләргә һөҗүм итә. Моннан тыш, аларга тир һәм углекислый газ исе ошый. Йөгерергә чыккан кешеләр моны истә тотарга тиеш.
Черкиләр күбрәк хатын-кызларны, бигрәк тә йөкле ханымнарны үз итә, чөнки аларның тән температурасы гадәттә югары була. Ислемай сиенә дә битараф түгелләр, гормональ үзгәрешләрне дә тиз сизәләр. Әйтик, аларны организмны стресстан сакларга ярдәм итә торган кортизол җәлеп итә.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/cherki-kemne-yarata-bilgele-ber-keshelrg-sak-bulyrga-kirk
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев