ЭНДИВИЙ ШИКӘРНЕ КИМЕТӘ
Эндивий — салат цикорие, файдалы яшел тәмләткеч. Ватаны — Һиндстан, хәзер төрле климатта үсә, аеруча Италиядә популяр.
Эндивий ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, шикәр чиреннән саклый, канда шикәрне киметә, йөрәк-кан тамырларына файдалы, иммунитетны ныгыта.
Эндивийны көн җылынгач, туры бакчага чәчәргә, үсенте аша өйдән үстереп чыгарырга да була.
Әчесе чыксын өчен, эндивийны 30 минутка җылы суга салып торырга кирәк. Аны салатка, яшелчә ашларына кушалар, томалап пешерәләр.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев