Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөлҗимеш җыйдыгызмы әле?

Гөлҗимештә С витамины күп, аның шифалы үзлеге шуның белән аңлатыла. С витаминының күплеге буенча аның белән дөньядагы башка бер генә үсемлек тә ярыша алмый диярлек.

Кара карлыганны ул бу җәһәттән 10 тапкыр, алманы 100 тапкыр, ә лимонны 50 тапкыр узып китә. С витаминнын тыш анда А провитамины – В каротин, В1, В2, Р, РР, К1, Е витаминнары бар.

🍀 Элек-электән гөлҗимешне организмдагы витаминнар кытлыгын бетерер өчен кулланганнар. С һәм Р витаминнары кан тамырларының стеналарын ныгыта, организмның төрле вирусларга каршы торучанлыгын арттыра.

🍀 Физик нагрузкадан соң, йөклелек вакытында, бала имезгәндә, көчле авырудан, операция кичергәннән соң организмда С витамины җитешми башлый. Менә шул чагында гөлҗимеш төнәтмәсе эчү бик файдалы.

🍀 Гөлҗимешнең тагын бер файдалы үзлеге – ул үт куыгының эшләвен яхшырта, үтне арттыра.

🍀 Гөлҗимеш төнәтмәсен озак куллану атеросклерозны булдырмый калырга ярдәм итә. Атеросклероз – кан тамырларының тыгылуы. Инфаркт белән инсульт шуныж аркасында килеп чыга.

🍀 С витаминының яман шеш авыруларын кисәтүе дә мәгълүм, чөнки әлеге витамин иммунитетның ныглыгына тәэсир итә.

🍀 Шикәр диабеты белән авыручыларга да гөлҗимеш төнәтмәсен эчәргә киңәш итәләр. Ул кандагы глюкозаны билгеле бер нормада тотарга булыша.

🍀 Гөлҗимешнең күзләр өчен дә файдасы бар. Бигрәк тә күз авырулары кан тамырлары белән бәйле рәвештә килеп чыккан булса. Борынгы халык табиблары гөлҗимеш төнәтмәсе белән күз күрүе начарлана башлаган кешеләрне дәвалаганнар. Хәзер күздәге хрусталикның тоныклануының бер сәбәбе дип С витамины җитешмәүне дә атыйлар. Гөлҗимеш төнәтмәсен даими эчеп, катарактаны булдырмый калырга мөмкин.

🍀 Халык медицинасында гөлҗимеш төнәтмәсе скарлатина, тиф, бөерләр ялкынсынуын, ашказаны авыруларын, бөерләр ялкынсынуын, үпкә туберкулезы дәвалаганда кулланыла.

🍀 Гөлҗимешнең кабыгы бөердәге һәм бәвел куыгындагы ташларны эретү үзлегенә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев