Файдалы киңәшләр

Гөмбә маринадлыйбыз

Гөмбәләрне юып, 20 минут тозсыз суда пешереп алырга. Аннары маринад әзерләргә.

Аның өчен 1 л суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып кайнатырга. Аннары аңа  2 дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк  кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып кайнатып чыгарырга.  Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешерергә дә стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. 

 

Чыгнак: https://vatantat.ru/2022/10/94337/

Фото: интернеттан


Нет комментариев