Грушаның кәүсәсе ник карала
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавабы
- Грушагыз бактериаль пешү чире белән чирләгән. Бу бик куркыныч чир, ул янгын кебек тиз тарала.
Бактерияле авырулар антибиотиклар белән дәвалана, мәсәлән, стрептомицин, тетрациклин, ампициллин, гентамицин кулланырга мөмкин. Агачларны дәвалау максатында 5 л суга 1 флакон (500 мең берәмлек) стрептомицин эретеп сиптерә аласыз. Ул даруханәләрдә рецептсыз сатыла. Әмма бактерияләр бер препаратка тиз ияләшә, шуңа икенчесенә алыштырырга кирәк. Мәсәлән, икенче эшкәртүдә гентамицин алырга була. Эшкәртүне биш көн саен кабатларга кирәк. Әлеге препаратны кайрыдагы яргаланган урыннарга, ябалдаш астына җиргә дә сиптерегез. Бактериаль препаратлар белән җәен, вегетация барганда эшкәртәләр. Бакчада әлеге куркыныч чир табылса, алмагач, дүләнә, чия һәм башка агачларны да тикшерегез. Аларны да профилактика максатында бакырлы препарат белән эшкәртергә кирәк.
Әгәр агач кәүсәсенең өчтән береннән артыграгы яргаланган икән, аны дәвалап булмый, бу агачны төпләп алып, бакчадан читкә чыгарып яндырырга кирәк. Соңыннан барлык эш коралларын йогышсызландыру зарур.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев