Иң тәмле ,"Медовик" рецепты
Файдалы киңәшләр

Иң тәмле ,"Медовик" рецепты

Районыбызның уңган кызларының берсе Алинә Галлямовадан (Шаяхметова) медовый торт рецепты.

Иң тәмле ,"Медовик"рецепты:

❗Су ваннасына 150гр сыер мае(сливочное масло),150 гр шикәр комы,4 кашык бал салып эретәбез.
❗су ваннасыннан алып суынгач ,4 йомырка,1 чәй калагы уксус белән сүндерелгән сода һәм 2 стакан он салып болгатып кабат газ плитәсенә куябыз, әзрәк аксыл төскә керә башлаганчы утта тотабыз.
❗кирәкле төскә кергәч,су ваннасыннан алып 4 стакан он (бәлки кубрәк яки әзрәктер,онына карый) салып камыр басабыз
❗өлешләргә бүлеп җәеп, сыек май белән майланган табага салып духовкада пешерәбез.
❗пешкән коржларны крем белән сылыйбыз.Тортның өстен куңелегез теләгәнчә бизи аласыз.

Крем өчен мин 1 банка гади + 1банка вареная сгущенка һәм сыер мае (сливочное масло ) кулланам.

Пешергән ризыкларыгыз тәмле, өйләрегез ямьле булсын!

 


Нет комментариев