Җиләктән как ясау
Бу какны ясау өчен бер килограмм бакча җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк.
Җиләкләрне турап, алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салыгыз. Ярты лимонның суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга. Җиләкләр изелә башлаячак, ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Көймәсен өчен, вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк. Мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Җиләк массасын блендерда әйләндереп алганнан соң, куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Табага пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан артмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев