Йомырканы кетәклектән алып керүгә ашарга кирәк
– Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
– Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
– Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә. Йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
– Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы зарары да бар: бөерләргә таш утырырга, тәнгә бетчәләр чыгарга мөмкин.
– Йомырканы ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.
– Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106932/
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев