Җир җиләге каен җиләге кебек үк хуш исле булмаса да, аның башка өстенлекләре бар – баллы һәм эре җимешләрне аз вакыт эчендә дә күп итеп җыярга мөмкин. Шунлыктан күпләрне ел буена җитәрлек кайнатмалар, компотлар белән тәэмин итә ул. Ел буе авыз итәр өчен, җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә.
Җир җиләгенең күзләр өчен булган файдасы да исбатланган. Анда күз күрү сәләте өчен әһәмиятле булган файдалы матдәләр җитәрлек. Моннан тыш, ул күздәге кан басымын җайга сала.
Күз генә түгел, гомумән, кан басымын нормальләштерергә сәләтле булуы аркасында, бу нигъмәтне гипертония авыруларына профилактика буларак, аеруча өлкән яшьтәгеләргә ашарга киңәш итәләр. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җир җиләге бик кирәк, чөнки ул баш мие күзәнәкләренең картаю процессын акрынайтырга һәм хәтерне, игътибарлылыкны озак еллар сакларга булыша. Җир җиләге составындагы антиоксидантлар тышкы кыяфәтне яхшыртырга, яшь калырга ярдәм итә.
Көчле сызланулар белән үтә торган чирләрнең берсе – бөер авырулары. Аларны берничә төргә бүлеп йөртәләр: нефрит, хроник нефрит, сидек юллары ялкынсынуы, сидек юлларында таш булу… Мондый тынгысыз һәм авыр чире булганнарга аксым күләме аз булган ризыклар гына ашарга ярый. Дәваланганда да, химик препаратларга таянырга туры килә. Бәвел куу үзлегенә ия булганга күрә, җир җиләген чәйгә салып эчү, бөер авырулары көчәйгәндә авыртынуларны җиңеләйтергә ярдәм итәр.
Йөрәге, бавыры авырткан кешеләргә аш тозын аз күләмдә кулланырга кушалар, юкса гипертония авырулары белән дә якыннан танышырсыз. Эш шунда – тоз организмда суны тоткарлап тора, шуңа күрә кан басымы белән кыенлыклар туа, тән шешенә. Бу очракта тоз куллануны киметеп кенә түгел, бәвел куу үзлегенә ия булган җир җиләген дә ашап үзегезгә ярдәм итә аласыз.
Табиблар кан басымы югары булганнарга көненә, ким дигәндә, 100 грамм җир җиләге ашарга куша, бу әле урманнан яңа гына җыеп алып кайтылган җиләкләр булырга тиеш дигән сүз түгел. Туңдырылып җебетелгән җимешләр дә ярый.
Дәвалау үзлегенә ия булмаган бер генә үсемлек тә юктыр, хәтта агулыларын да белеп кенә дару урынына кулланырга мөмкин. Ә җир җиләгенең яфракларын гына алсак та, алардан менә дигән витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.
Мондый чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, бер дә ялгышмассыз.
Җир җиләгенең согы исә организмны зарарлы матдәләрдән чистартырга булыша. Бу җимеш составында тимер тозлары бик күп, алар кан тәнчекләре барлыкка килүне тизләтә. Ә менә тимер тозларының җитмәве азканлылыкка һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерә. Шуңа күрә сезгә киңәш бирәсебез килә: әгәр дә җәй буе көн саен ач карынга 1,5 стакан җир җиләге согы эчсәгез, бер елга җитәрлек күләмдә запаска витамин туплаячаксыз, һәм авитаминоз сезне яз көне дә борчымаячак.
Нет комментариев